news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда майда футбол буенча Дөнья чемпионаты тест матчы узачак

Төбәк оештыру комитеты “Рубин” командасы матчларының берсендә барлык система һәм хезмәтләрнең эшен тикшерәчәк.

Казанда майда футбол буенча Дөнья чемпионаты тест матчы узачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казанда май аенда футбол буенча Дөнья чемпионаты тест матчы уза. Ул Россия футбол премьер-лигасының “Рубин” катнашындагы уены булачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җиткерде.

Казан клубының бу матчтагы көндәше әлегә билгесез.

“Май аенда дөнья чемпионаты буенча тест матчы уздырырга планлаштырдык. Ул Россия футбол премьер-лигасының “Рубин” катнашындагы уены булачак. Конфедерацияләр Кубогы аналогиясе буенча, әлеге матчны уздырганда без Fan-ID системаларын һәм башка хезмәтләрне дә эшләтәбез. Пәнҗешәмбе (15 февральдә –Т-и иск.) бу уңайдан зур киңәшмә була. Шул вакытта вакытын һәм көндәш команданы ачыклаячакбыз”, - дип белдерде министр.

Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр узачак. Казан алты турнир матчын кабул итә: "Kazan-Arena" стадионында Франция – Австралия, Испания – Иран, Польша – Колумбия һәм Германия – Көньяк Корея төркем этабы матчлары узачак. Шулай ук Татарстан башкаласында финалның сигездән бере һәм финалның дүрттән бере матчлары узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100