news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда май бәйрәмнәрендә муниципаль машина кую урыннары түләүсез хезмәт күрсәтәчәк

Башкала халкы һәм аның кунаклары автомобильләрен парковкаларда 30 апрель, 1, 7, 8, һәм 9 май көннәрендә бушка калдыра алачак.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Май бәйрәме көннәрендә Казандагы муниципаль машина кую урыннары түләүсез хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта Казанның Транспорт буенча комитетында хәбәр иттеләр. 

Башкала халкы һәм аның кунаклары автомобильләрен парковкаларда 30 апрель, 1, 7, 8, һәм 9 май көннәрендә бушка калдыра алачак. 

29 апрель һәм 6 майда машина кую урыннары гадәти режимда эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot