news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен хәйрия чыршысы үткәрелде

Казанның «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр һәм инвалидларның балалары өчен Яңа ел чыршысы үткәрелде. «Корстон»ның күңел ачу программалары режиссеры Ленар Сафиуллин әйтүенчә, мондый чаралар комплекс ачылганнан бирле ел саен оештырыла.

«Кышкы сезон башланыр алдыннан без чыршы урнаштырабыз, анда балалар үз теләкләрен яза, «Корстон» хезмәткәрләре исә әлеге хатлар буенча бүләкләр сатып ала һәм аларны балаларга җибәрә», - дип искәртте ул.

Сафиуллин әлеге акциягә хәйрия концерты нокта куюын әйтте. Анда балалар белән уйныйлар, җырлыйлар, аларга әкияти концерт күрсәтәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot