Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда махсус хәрби операциядә катнашкан росгвардиячеләрне бүләкләделәр
Татарстан башкаласында Россия Илкүләм гвардия гаскәрләренең Идел буе округы хәрби частьлары хәрбиләрен һәм Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. Алар махсус хәрби операциядә катнашкан. Бу хакта Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәрби хезмәткәрләргә бүләкләрне Россия Федерациясе Илкүләм гвардия гаскәрләренең Идел буе округы командующие генерал-полковник Александр Порядин тапшырды.
Хәрби хезмәткәрләргә, хәрби частьлары һәм Росгвардия бүлекчәләре хезмәткәрләренә хезмәт бурычын үтәгәндә батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек күрсәткән өчен дәүләт бүләкләре тапшырылды.
27 росгвардияче «Батырлык» ордены, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» «Батырлык өчен», Суворов, Жуков һәм «Җәмәгать тәртибен саклаудагы казанышлары өчен» ордены медальләре белән бүләкләнде.
«Минем Татарстанга килеп, хәрби хезмәткәрләргә һәм бүлекчә хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру яхшы традициягә әверелде. Бүгенге көндә Идел буе округының барлык ундүрт субъектының бүлекчәләре махсус хәрби операция территориясендә батырлык һәм намус белән Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән бурычларны үти», - дип сөйләде Александр Порядин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз