Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда махсус хәрби операция турында беренче китап тәкъдим иттеләр
«Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да язучы, журналист Гөлүсә Закированың «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә басылып чыккан «Энекәш» китабын тәкъдим иттеләр.

«Әлеге китап ул безнең гаилә тарихы, шулай ук шушы гаилә белән бәйле авылда иген үстерәсе, бала үстерәсе егетләрнең читкә китеп тә үзләренең чын әхлакый сыйфатларын җуймавы турында. Аны укып, үзегезгә гыйбрәт алыгыз, ә ихлас теләгем – тынычлык хисе. Әле әдәби китаплар языла торыр, алар күп булыр, ләкин менә шушы йөрәк аша уздырып язган китап киләчәктә дә яхшы әсәрләр туарга ярдәм итәр», – диде автор.
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов китапның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
«Әгәр безнең коллега шундый китап чыгара икән, димәк, ул аның йөрәге аша үткән тема. Без, тележурналистлар, бөҗәкләр кебек, бер көнлек гомер белән яшибез, ә китап язучылар – мәңгелеккә адым атлаучылар. Шуңа күрә бу китап – мәңгелеккә бер адым дип саныйм. Алга таба китапның да, үзегезнең дә тормышыгыз уңышлы булсын!», – диде ул.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Казан утлары» китапханәсе сериясенең татар әдәбияты өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
«Бу серия – феноменаль күренеш, чөнки татар әдәбиятында мондый зур тираж белән чыккан китаплар сирәк. Бүгенге көндә 28 китап басылып чыкты, һәм бу серия иң күп укыла торган кесә китаплары арасында. Шунысын да әйтергә кирәк: нәкъ менә бүгенге 28нче китап укучыларда иң зур кызыксыну уятты. Аны эзлиләр, сорыйлар, чөнки бу – махсус хәрби операция турында беренче китап. Иң мөһиме – бу уйлап чыгарылган түгел, ә язмыштан алынган чын китап», – дип билгеләп үтте ул.
Язучы Нәбирә Гыйматдинова китапның, аның язылу тарихы хисләргә бай булуын әйтте.
«Гөлүсә, без синең энекәшең белән 2022 елдан бирле яшибез. Син WhatsAppка куясың, без укыйбыз да елыйбыз. Беләсең бит инде шагыйрь күңеле йомшак, шуңа күрә күзләр яшьләнә. Син бу китапта энең язмышын гына түгел, ә башка егетләрнең дә фаҗигасен сурәтлисең. Бу китап кулдан-кулга йөриячәк, уйга салачак. Синең күңелеңдә әле әйтелмәгән фикерләр бардыр, шуңа күрә мин бу китапның дәвамы да булыр дип ышанам», – диде ул.
Чара ахырында Гөлүсә Закирова укучылар өчен автограф-сессия уздырды. Кунаклар автор белән шәхсән аралашу, китап турында фикер алышу мөмкинлегенә ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз