news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Махсус хәрби операция шаһитлар күзләре белән» күргәзмәсе ачылды

Татарстанның Бердәм Россия иҗтимагый ярдәм штабында Донбасстагы сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган «Махсус хәрби операция шаһитлар күзләре белән» күргәзмәсе ачылды. Ул ике автор — «Татар-информ» фотографы Михаил Захаров һәм волонтер, ТР патриотик хәрәкәте активисты Тимур Камалетдиновның уртак эше нәтиҗәсе булды.

«Фотосурәтләр полигоннар һәм фронт сызыгы, госпитальләр һәм гуманитар ярдәм тарату пунктларындагы тормышны чагылдыра, катлаулы һәм күпкырлы махсус хәрби операция темасын ача», - диелә партиянең Татарстан төбәк бүлеге хәбәрендә.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов күргәзмә ачылышында булды.

«Фотокүргәзмә онытырга ярамый торган чынбарлыкка чумдыра, халыкның өлешенә төшкән авыр сынауларны, ә иң мөһиме — Донбасс балаларын искә төшерә. Әмма әлеге күргәзмә шулай ук яктылык һәм өмет, волонтерлар һәм гуманитар оешмалар күрсәткән ярдәмне чагылдыра. Монда Татарстаннан йөк агымы керә, шәһәр хуҗалыгы, хастаханәләр һәм мәктәпләрне торгызу белән безнең белгечләр шөгыльләнә. Алар бүген дә кешеләрнең тормышын яхшырту һәм аларның рухын ныгытуга өлеш кертә», - диде Камалтынов.

Михаил Захаров фронт яны зонасында булган Татарстаннан беренче фотожурналист булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100