news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда махсус хәрби операция катнашучылары өчен вакансияләр ярминкәсе узачак

Казанда махсус хәрби операция катнашучылары өчен вакансияләр ярминкәсе узачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан башкаласында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак. Анда 25тән артык эш бирүче катнашачак. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хәбәр итте.

«Әгәр дата үзгәрмәсә, 26 февральдә махсус хәрби операция катнашучылары өчен вакансияләр ярминкәсен уздыру турында карар кабул ителде. Кунакка чакырабыз», - диде ул.

Таҗетдинова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада 545 эш бирүче 4 мең эш урыны бирергә әзер. «Спектр киң», - дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot