news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Махсус хәрби операция катнашучылары дан аллеясының концепциясен төзиләр

Казанның Шәһәр үсеше институты «Махсус хәрби операция катнашучылары дан аллеясы» проектының концепциясен төзи. Проектны гамәлгә ашыру вакыты әлегә билгеле түгел. Бу хакта Казан шәһәре Думасы сессиясендә Татарстан башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның туганнарыннан һәм ветераннардан килгән гаризалар саны арту сәбәпле, Җиңү паркында вакытлыча мемориал булдыру планлаштырыла. Анда киләчәктә «Дан аллеясы» ачылачак урынга таш салыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100