news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда махсус хәрби операция геройларына багышланган күргәзмә ачылды

Казанда махсус хәрби операция геройларына багышланган күргәзмә ачылды
Владимир Васильев

Бүген «Россия – минем тарихым» мәйданчыгында «Махсус операция геройлары» дигән мультимедияле күргәзмә ачылды. Экспозициядәге график новеллалар кунакларга 20дән артык солдат – махсус хәрби операциядә катнашучыларның тормышы һәм кылган батырлыклары турында сөйли.

«Украина территориясендәге махсус хәрби операция геройларына баш ию өчен бирегә килгән бөтен кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Һичшиксез, күргәзмәне үзең күрергә, тоярга, аңларга, кабул итәргә һәм Россиянең 21 солдатының әлеге сугыш хәрәкәтләрендә герой исеменә лаек булуы хакында уйланырга кирәк. Алар җиңү өчен үз тормышын да аямаган һәм бары тик үзләренә йөкләнгән бурычны үтәү турында гына уйлаган. Күпләр өчен бу зур батырлык үрнәге», - дип искәртте Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова.

Искәртеп узабыз, әлеге патриотик проект Гуманитар проектлар фонды, «Синергия» университеты һәм Россиянең «Белем» җәмгыяте инициативасы белән булдырылган.

График новелла иллюстрацияләре күргәзмә кунакларына махсус хәрби операциядә катнашучыларның тормышын бәян итә. Алар арасында татарстанлылар – гвардия өлкән лейтенанты Дамир Исламов, ефрейтор Дамир Гыйлемхановның тормышы һәм язмышына бәйле хикәятләр дә бар.

График новеллаларны «Синергия» университеты студентлары укытучылар ярдәмендә әзерләгән. Казанда күргәзмә 2023 елның 6 апреленә кадәр эшләячәк. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, керү – ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100