news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда махсус операциягә багышланган 3D-музей барлыкка киләчәк

«Бердәм Россиянең яшь гвардиясе» Казан гуманитар штабында махсус операциягә багышланган 3D-музей ачылачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Бердәм Россиянең яшь гвардиясе»нең Татарстандагы проект офисы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов хәбәр итте.

«Без махсус хәрби операция 3D-музеен ачарга ниятлибез. Анда балалар интерактив форматта, виртуаль чынбарлык күзлекләре киеп, махсус хәрби операция тематикасына чума, аның үткәрелү сәбәпләрен аңлый алачак», - дип аңлатты әңгәмәдәш.

Шунда ук балалар виртуаль чынбарлык ярдәмендә Украина ягыннан һөҗүмгә дучар булган төрле шәһәрләрне карый, анда нинди җимерүләр булганын күрә алачак.

Музей «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе»нең Казандагы гуманитар штабында, Жуковский урамы, 12 адресы буенча ачылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100