news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда махсус операциядәгеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында сөйләштеләр

Бүген «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалында «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды Татарстан филиалының махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча Казан шәһәре фондлары белән үзара хезмәттәшлеге һәм уртак эше» турында түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл «Өмет – Надежда» берләшмәсенең Казан шәһәр Думасында хатын-кыз депутатлар инициативасы белән Татарстан Республикасында «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының филиалы ярдәмендә оештырылган.

Фото: © Фото: © Елена Фенина / «Татар-информ»

Фикер алышуда Казан шәһәр Думасы депутатлары, башкарма хакимиятнең муниципаль органнары, иҗтимагый оешмалар һәм Казанның хәйрия фондлары җитәкчеләре һәм вазифаи затлары катнашты.

«Татарстанда 45 социаль координатор эшли – бу фондның Россия буенча теләсә кайсы филиалының төп хезмәткәрләре. Бу безнең ил президенты әйткән социаль ярдәм күрсәтергә чакырылган кешеләр. Бүгенге көндә алар республиканың 19 муниципаль районында һәм шәһәрендә эшли, әмма бу эш анда гына оештырылган дигән сүз түгел. Алар бөтен республика буенча эшли, ә әлегә координатор булмаган урында якындагы районнардан фонд хезмәткәрләре килә», – дип сөйләде «Ватанны саклаучылар» фонды җитәкчесе Гүзәл Удачина.

Ул билгеләп үткәнчә, фондка еш кына түләүләр алу турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук демобилизацияләнгәннәрне хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алу процессы кызыксындыра.

Идарәгә ремонт үткәрү мәсьәләләре белән дә, социаль няня эзләү белән дә мөрәҗәгать итәләр. Һәлак булган хәрбиләрнең якын туганнарын җирләүдә ярдәм кирәк булган очракта игътибарсыз калдырмыйлар.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә бәйле еш бирелә торган сораулар, шулай ук мәсьәләләрне хәл итүнең мөмкин булган вариантлары турында фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100