Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда махсус операциядә катнашучының элекке никахтагы баласына бакча өчен түләү булмый
1 сентябрьдән 31 декабрьгә кадәр Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның башка никахларындагы балаларына мәктәп һәм балалар бакчалары өчен түләү гамәлдән чыгардылар. Бу елга мәгариф учреждениеләрен финанслауга үзгәрешләр Татарстан башкаласы башкарма комитетының документлар һәм хокукый актлар җыентыгында чыкты.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның элеккеге никахтагы балаларына да ташлама ясау идеясе турында октябрьдә үк билгеле булды.
«Агымдагы елның 1 сентябрь-31 декабрь чорында махсус хәрби операциядә катнашучы Россия Федерациясе гражданнары гаиләләрендә тәрбияләнүчеләрне (никахлашу турындагы таныклык нигезендә), беренче (башка) никахыннан балаларны карау өчен ата-аналар түләве алынмый», диелә документларның беренчесендә.
Шул ук чорда мәктәп укучылары өчен интернатларда тору бушлай булачак (махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен дә, ир белән хатынның башка никахларыннан булган балалар өчен дә).
Ташламалар мобилизация буенча Россия Кораллы көчләренә чакырылучылар, хәрби хезмәткәрләр, Россия илкүләм гвардия гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр, Татарстанның «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хәрби хезмәт узучы гражданнар, махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән гражданнар, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Россия Иминлек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре, махсус хәрби операция уздыру зонасына командировкага китүчеләрнең балаларына кагыла.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә, башка никахлардан булган балалар өчен мәктәпләрдә кайнар ризык ашау өчен түләү гамәлдән чыгарылачак, дип яза «Татар-информ».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз