news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда махсус операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә ату буенча ярышлар башланды

Казандагы «Бункер» полигонында «Курс» Хәрби-патриотик хәрәкәте кубогына пистолеттан ату буенча ярышлар башланды. Махсус хәрби операциядә һәлак булган разведчик Роман Пчелин истәлегенә багышланган ярышлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гранты ярдәмендә оештырылды.

«Ярышлар 2012 елдан бирле үткәрелә, аның максаты – яшьләрне хәрби-патриотик эшчәнлеккә җәлеп итү. Төп максат – яшьләрне корал белән эш итәргә өйрәтү. Һәм, әлбәттә, физик күнекмәләрне (төгәллек, җитезлек һ.б.) үстерү дә беренче планда», - дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы Төбәк бүлеге башкарма директоры Тимур Камалетдинов.

Ярышларда 16 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем катнашты, аларның күбесе яшүсмерләр иде.

«Без ярышларны махсус операция зонасында хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булган сугышчан иптәшебезнең истәлегенә багышладык. Быелдан башлап «Форпост» республика үзәге һәм хәрби-тарихи җәмгыять тарафыннан гамәлгә ашырыла торган барлык чараларны һәлак булган хәрби иптәшләребез хөрмәтенә атарга карар кылдык. 2025 ел Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Тәрбияви күзлектән караганда да, сугышчан иптәшләребезне искә алу җәһәтеннән дә бу дөрес булачак дип саныйбыз», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100