news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда махсус операция хәрбиләренә ярдәм итү өчен хәйрия концерты узачак

Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында махсус операция хәрбиләренә ярдәм итү өчен «Җиңү өчен йөрәктән» дип исемләнгән зур хәйрия концерты була.

Концертта Татарстан Республикасының атказанган артисты Марина Самкова, «Орфей» вокаль-инструменталь ансамбле солисты Анатолий Капустянский, халыкара телевизион конкурслар лауреаты Рамил Хисамов, «Алтын Ай» төркеме, халыкара конкурслар лауреаты «Болгар кызлары» вокаль триосы, махсус хәрби операция катнашучыларыннан төзелгән «ДоброБат» музыкаль төркеме, «Сәйдәш» халык бию театры, «Коляда» этно-фольклор ансамбле, Казан дәүләт мәдәният институты хореография кафедрасы студентлары һәм башкалар катнаша.

Чара 4 декабрьдә 18:00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлеге һәм «Җиңү өчен йөрәктән» инициатив төркеме ярдәмендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100