Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда махсус операция хәрбиләре өчен 1,6 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җыелган
Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләр өчен 1,6 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җыелган. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлеге Казан җирле бүлегенең XL конференциясендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Безнең бурыч – бүгенге көндә алгы сызыкта булган хәрбиләргә, Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә, Казаннан махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү», - диде «Бердәм Россия»нең Казан җирле бүлеге секретаре, биш еллык эшкә йомгак ясап.
Метшин сүзләренчә, махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк барлык юнәлешләрдә комплекслы эш оештырылды. Мәсәлән, махсус операциядә катнашучыларның балалары өчен «Батыр» картасы булдырылды. Ул балаларга спорт һәм мәдәни чараларга бушлай йөрү мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, җәмәгать транспортында бушлай йөрү өчен махсус транспорт картасы да гамәлдә.
«Казанлылар гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Бу шәһәр халкының патриотлыгы, бердәмлеге, җиңү һәм геройларыбызга ярдәм итү өчен барысын да эшләргә омтылуы турында сөйли», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Метшин ярдәм күрсәтүче шәһәр халкына рәхмәт белдерде.
«Кемдер акча күчерә, кемдер маскировка челтәрләре үрә, кемдер фронт өчен техника әзерли. Һәркемнең керткән өлеше бәяләп бетергесез», - дип белдерде ул.
Аның сүзләренчә, әлеге инициативаларны берләштерү өчен Казанда координацион совет булдырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз