news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда махсус операция ветераннарын яңадан укыту үзәген тәкъдим иттеләр

Махсус хәрби операция ветераннарын яңадан укыту үзәге ветераннарга һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай уку, психологик ярдәм күрсәтү һәм эшкә урнашу мөмкинлеге бирә. Оешманың эшчәнлеге турында «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалында сөйләделәр.

Үзәкне «Ватанны саклаучылар» фонды ярдәмендә «Синергия» университеты оештырды, дип билгеләп үтте РФ Дәүләт думасының мәгариф һәм яшьләр сәясәте буенча эксперт советы әгъзасы, «Опора России» мәгариф комитеты рәисе Роман Солтанов.

«Бөтен ил буенча үзәккә 15 меңләп ветеран һәм аларның гаилә әгъзалары кабул ителде. Үзәк белем генә бирми – ул эшкә урнашуда ярдәм итә. Студентларның күбесе белгечлек буенча укуны тәмамлаганчы ук эшли башлый. Бу төп күрсәткеч: кеше һөнәр ала һәм аңа ихтыяҗ арта бара», - дип ассызыклады эксперт.

Солтанов сүзләренчә, махсус операция ветераннары өчен укыту тулысынча түләүсез, өстәвенә, югары белем бирү программалары да, урта һөнәри һәм өстәмә белем бирү программалары да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot