Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда махсус операция ветераннары өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты башланды
Казанда махсус хәрби операция ветераннары өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты башланды. Ул «Казан Экспо» территориясендә уза. Чемпионат 1 июльдә төгәлләнәчәк. Дисциплиналар саны һәм махсус операция катнашучылары өчен ярышлар үткәрү тәҗрибәсе турында Россия мәгариф министры урынбасары Владимир Желонкин «Татар-информ»га сөйләде.
«Икенче ел рәттән Президент кушуы буенча махсус операция ветераннары өчен әлеге чемпионатны үткәрәбез. Узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны ике тапкырдан күбрәккә артты. Компетенцияләр саны да күбәйде, хәзер чемпионатта 21 ярыш һәм 7 күрсәтмә компетенция», – дип сөйләде Владимир Желонкин.
«Без аларның үзләштергән яңа һөнәрләре һәм күрсәткән осталыклары белән горурланабыз. Аларның тырышлыгын күрергә шатбыз. Чара, һичшиксез, алга таба үсәчәк. Бу – бик файдалы һәм кирәкле ярыш. Бу, бер яктан, безнең егетләр өчен социаль адаптация булса, икенче яктан – өстәмә белем алу мөмкинлеге», – дип йомгаклады ул сүзен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз