news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда махсус операция ветераннары гаиләләренә ярдәм турында фикер алыштылар

Казанда Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының җитәкчеләре һәм муниципаль штаб вәкилләре катнашында проект семинары старт алды. Чарада республиканың барлык муниципаль районнары вәкилләре катнаша, барлыгы – 60ка якын кеше.

«Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты 2022 елның 23 ноябрендә төзелде. Мондый оешма булдыру инициативасы безнең Президентка бик ошады. Комитет махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Без хокукый, социаль, медицина ярдәмен күрсәтәбез, шулай ук гуманитар ярдәмне алгы сызыкка җибәрәбез. Болар барысы да муниципаль районнарның җирле хакимият органнары белән тыгыз элемтәдән башка мөмкин түгел», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты җитәкчесе Ангелина Галимова.

Хәзер бу оешманың бүлекләре илебезнең 89 төбәгендә бар. «Бөтен Россиядән килгән хатын-кызлар үз гаиләләре, ирләре мәнфәгатьләрен кайгырталар», - дип сөйләде Ангелина Галимова.

Бүген семинарда нәкъ менә районнарда килеп туган проблемалар турында фикер алышачаклар. Комитетның барлык активистлары – махсус операция катнашучыларының гаилә әгъзалары. Бу комитет ярдәм иткән кешеләр очраша торган проблемаларны тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

«Семинарда бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашачак, шулай ук безгә психологик ярдәм хезмәтен булдырырга ярдәм итүче психолог Олег Михеев, шулай ук руханилар вәкилләре киләчәк. Чөнки дин – ул да кешеләргә тормыштагы авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә торган таяныч ноктасы», - дип сөйләде чара алдыннан Ангелина Галимова.

news_right_1
news_right_2
news_bot