Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда махсус операция сугышчыларына хәрби-патриотик әдәбият тапшырылды
Казанда «Книги СВОим» патриотик акциясе кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәрби-патриотик әдәбият тапшырылды. Проект хәрбиләргә ярдәм итүгә, тарихи хәтерне саклауга һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгына, Россия тарихына һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган әдәбият аша буыннар арасында рухи элемтәне ныгытуга юнәлдерелгән.
«Книги СВОим» акциясе хәзерге шартларда аеруча әһәмияткә ия, чөнки әдәбият һәрвакыт белем чыганагы гына түгел, ә рухи ярдәмнең мөһим коралы да булып калды», – дип уртаклашты акциянең инициаторы, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова.
Аның сүзләренә караганда, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт турындагы китаплар үз илебез тарихы белән эчке элемтәне сакларга ярдәм итә, хәрбиләрнең рухын ныгыта һәм Россия халкының тарих дәвамында бердәмлек, Ватанга ышаныч һәм тугрылык ярдәмендә авыр сынауларны җиңеп чыгуын искә төшерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз