Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда махсус операция катнашучыларына багышланган тхэквондо турниры узды
Татарстан башкаласында махсус хәрби операция катнашучыларына багышланган тхэквондо турниры узды. Ярышларда республиканың сигез районыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән килгән 10-14 яшьлек 210 яшь спортчы катнашты. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итте.
Оештыручылар, патриотик тәрбия бирү, үзара аңлашу һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеген ассызыклап, ярышларны яшь спортчылар белән махсус операция ветераннары арасында диалог кору максатында уздырган.
Турнир кысаларында шулай ук пара-тхэквондо буенча мастер-класс үткәрелде. Ветераннар күнегүләр ясауның адаптив методикалары белән танышты.
Мондый чараларны уздыру – «Россия спорты» дәүләт программасының бер өлеше. Аның юнәлешләренең берсе – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен адаптив спортны үстерү, шулай ук махсус хәрби операция ветераннарын һәм катнашучыларын тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз