news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда махсус операция катнашучыларын һәм аларның гаиләләрен бердәм кабул итү көне була

15 майда 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «Бердәм Россия» партиясе Рәисенең Татарстандагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә махсус хәрби операция катнашучыларын һәм аларның гаилә әгъзаларын бердәм кабул итү көне булачак. Бу хакта «Бердәм Россия»нең рәсми порталында хәбәр иттеләр.

Төп игътибар юридик мәсьәләләргә: социаль түләүләр һәм ташламалар рәсмиләштерүгә, салым преференцияләренә, документлар әзерләүгә юнәлтеләчәк. Консультацияләрне Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлекчәсе әгъзалары бирәчәк.

Катнашу өчен түбәндәге телефоннар аша алдан язылырга кирәк: 8 (843) 238-10-00, MAX мессенджерында: 8 (987) 205-00-63 яки электрон почта: op@tatarstan.er.ru. Кабул итү бүлмәсе Карл Маркс урамы, 31/7 адресында урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot