news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда махсус операция катнашучылары өчен «Абилимпикс» чемпионаты ачылды

Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концерт залында махсус операция хәрбиләре һәм ветераннары өчен «Абилимпикс» чемпионатының тантаналы ачылышы уза.

Махсус операция катнашучылары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Ярышлар барышында 259 катнашучы 15 компетенциядә көч сынаша: «Пешекче эше», «Сәнәгать робот техникасы», «Агачка уеп ясау», «Автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү».

Катнашучыларга 75 эксперт бәя бирәчәк. Ярышлар нәтиҗәсе буенча, 75 финалист сайлап алына, алар 2025 елның октябрендә «Абилимпикс» Илкүләм чемпионат финалында чыгыш ясаячак.

«Татар-информ» махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» ярышлары бу шимбәдә Казанда башланачак дип хәбәр иткән иде. Чемпионат Казан вертолет заводы базасында уза.

«Чемпионатның төп максаты – сәламәтлекләрендә чикләүләр булуга карамастан, үзләренең һөнәри осталыкларын камилләштерергә теләгән һәм кешеләрнең һөнәри үсеше өчен шартлар тудыру һәм аларның потенциалын ачу», – дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

news_right_1
news_right_2
news_bot