Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Махсус Олимпиаданы оештырган өчен Татарстан җитәкчелеге Петербургта бүләкләнде
Санкт-Петербургта «Балтийский дом» театр-фестивалендә адаптив физик культура өлкәсендә 2022 елга йомгак ясалган. Чарада Махсус Олимпиаданы оештыру комитеты Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә истәлек билгесен тапшырган. Бүләкне Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллинга кабул итеп алган.
«Оештыру комитеты Татарстан Хөкүмәтен Казан шәһәрендәге Махсус Олимпиаданы оештыру һәм уздыруга бәяләп бетергесез өлеше, спортчылар өчен уңай мохит тудыру уңаеннан сын белән бүләкләде. Чараны оештыручыларга республика командасы исеменнән рәхмәт белдердем», - диде Ренат Вәлиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Чара кысаларында 2022 елда Паралимпиячеләрнең җәйге Уеннарында югары спорт нәтиҗәләре күрсәткән Санкт-Петербург спортчыларын һәм тренерларын хөрмәтләгәннәр. Шулай ук чарада Казанда үткәрелгән «Махсус Олимпиада – 2023» Бердәм уеннарында җиңүчеләр һәм призерлар катнашкан.
«Казанда оештырылган Бердәм Уеннар (United Games) - Россиядә Махсус Олимпиада программасы кысаларында иң зур ярышлар. Спорт ярышларында Россиянең 59 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 2154 спортчы, делегация әгъзасы катнашты. Татарстан Республикасы киләчәктә дә мондый дәрәҗәдәге турнирларны үткәрә ала, республикада спорт инфраструктурасы бар», - дип билгеләп үтте даими вәкил.
Махсус Олимпия һәм Паралимпия хәрәкәтенең актив эшлеклеләре мактаулы бүләкләр алган. Аларга «Намус һәм мәрхәмәтлелек» Махсус Олимпия Ордены һәм Махсус Олимпия Орденының «Намус һәм мәрхәмәтлелек» алтын медале тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз