news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Мәүлид бәйрәмендә хаҗ һәм гомрәгә җиде юллама уйнаттылар: Җиңәрбез дип уйламадык

Бүген Казанның Иске Татар бистәсендә Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең 1500 еллыгына багышланган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме узды. Тантанага килүчеләр арасында хаҗга һәм гомрәгә җиде юллама уйнатылды.

Казанда Мәүлид бәйрәмендә хаҗ һәм гомрәгә җиде юллама уйнаттылар: Җиңәрбез дип уйламадык
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чараны Коръән аятьләре укып Мөхәммәд (с.г.в) пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы шәех Мәэмүн әр-Рави ачып җибәрде. Аннан соң кунакларны Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул чыгышында пәйгамбәрнең һәр дүшәмбе саен ураза тотуын (Мөхәммәд пәйгамбәр нәкъ менә дүшәмбе көнне дөньяга килә – Т.И.иск.) һәм өммәтенә дә кушуын искә алды, ягъни һәр мөселман әлеге айга шатланырга тиеш.

«Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге. «Әнбия» сүрәсендә: «Ий Мөхәммәд, без сине галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрдек», – диелә. Шуңа күрә мөселманнар Мәүлидкә, һичшиксез, шатланырга тиеш була. Мәүлидкә кем сөенмәгән? Хәдисләрдән хәтерләсәгез, Иблис өч тапкыр бик каты кычкырган: җәннәттән куылгач, мәлгунь булганга күрә һәм Пәйгамбәребез дөньяга килгәч. Ягъни Мәүлидтән Җир шарында иң беренче Иблис һәм аның иярченнәре рәхмәтсез булган», – диде ул.

Мөфти шулай ук бу ай дәвамында Пәйгамбәрнең тормыш юлы турында китаплар укырга һәм аның сөннәтенә иярергә өндәде.

Бәйрәм кунаклары өчен бай мәдәни программа әзерләнгән иде: махсус кунаклар буларак Россиядә иң танылган нәшид башкаручы «Нәшидүл ислам» төркеме җырчылары чыгыш ясады, Мәүлид турында театральләштерелгән тамаша күрсәтелде, мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов, мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров вәгазьләр сөйләде, ә танылган татар артистлары Ильяс Халиков һәм Динар Шәймәрданов касыйдәләр башкардылар. Шулай ук Мәүлид мәйданчыкларында Halal Market ярминкәсе эшләде.

Соңрак бәйрәмгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. «Мәүлид ае мөбәрак булсын, һәммәгезгә дә исән-саулык телим. Тарихи җирлектә матур итеп «Печән базарлары» үткәрәбез, Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен искә алабыз, аралашабыз, күрешәбез. Дөньялар тыныч, эшләрегез уңышлы булсын. Бик зур рәхмәт монда килгәнегез өчен», – диде ул.

Әмма бәйрәмнең иң дулкынландыргыч һәм көтеп алынган мизгеле хаҗга һәм гомрәгә юлламалар уйнату булгандыр. Бүләк уйнатуда дүрт мең кеше катнашты (бәйрәмгә шулкадәр билет өләшкән булалар – Т.И.иск.). Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бәйрәмдә «ДУМ РТ Хаҗ» операторыннан 2026 елда хаҗ кылу өчен ике юллама, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды гомрә кылу өчен «ДУМ РТ Хаҗ» операторыннан ике юллама, шулай ук Дагыстан Республикасы мөфтияте һәм Дагыстанның Татарстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан гомрәгә тагын өч юллама уйнатылды.

Әлеге олы бүләккә лаек булучылар күз яшьләре белән шатлыклары белән бүлештеләр. Резеда ханым Саттарова гомрәгә бару һәр кеше өчен бик зур хыял, ә кайберәүләр өчен хәтта тормышка ашмаслык хыял булуын билгеләп узды. «Әмма минем гомрәдә булганым бар, шуңа күрә мин малаем белән киленемне җибәрергә ниятлим. Алар барып кайтсыннар», – диде ул.

Сертифактны әти-әнисенә бирергә ниятләвен башка җиңүче дә әйтте. «Мин монда җиңеп буладыр дип бөтенләй уйламаган идем. Үземнең билеттагы саннарны ишеткәч, бик шатландым. Мөмкинлек булса, мин бу сертификатны әти-әниемә бирермен дип уйлыйм, чөнки ул аларга кирәгрәк», – дип бүлеште хаҗга юллама отучы Фәрзутдинова Илхамия.

news_right_1
news_right_2
news_bot