news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Матурлык кануны буенча иҗат итүчеләр күргәзмәсе үтә

16 декабрьдә Казанның Әмир Мәҗитов музеенда рәсем сәнгате белән профессиональ максатларда шөгыльләнмәүче иҗатчыларның иҗтимагый хәрәкәте тәкъдир ителәчәк

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). 16 декабрьдә Казанның Әмир Мәҗитов музеенда “Художники выходного дня Республика Татарстан” (рәсем сәнгате белән профессиональ максатларда шөгыльләнмәүче иҗатчылар) төбәк иҗтимагый хәрәкәтен тәкъдир итү чарасы узачак.
“Казан” милли мәдәният үзәгеннән хәбәр ителгәнчә, 17 ноябреннән Әмир Мәҗитов музеенда “Шәфкатьлелек һәм Матурлык кануннары буенча иҗат итү” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Аны оештыручы – югарыда телгә алган хәрәкәт. Экспозициядә рәсем сәнгате белән профессиональ максатларда шөгыльләнмәүче иҗат шәхесләре эшләре белән танышып була. Авторлар – Миля Нуруллина, Александр Шадрин һәм Рәшидә Госманова дәресләрен алган 30дан артык рәссам. Күргәзмә Яңа елга кадәр эшләр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100