Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Мәскәү һәм Киров районнары тарихына багышланган күргәзмә ачыла
2 август 11:00 сәгатьтә Блюхер урамы, 9 һәм Восход урамы, 2 йортлары арасындагы ишегалдында ачык һавада баннер күргәзмәсе ачыла. «Чиктә: Мәскәү һәм Киров районнары» күргәзмәсе урамнар һәм районнар тарихына багышлана. Күргәзмәдән соң, якындагы урамнар буйлап экскурсия узачак.
«Үткән белән бүгенге арасында чик кайда уза? Ә Мәскәү белән Киров районнарын нәрсә аера? Бу чикнең үзәге белән танышып шәһәр тарихының онытылган сәхифәләрен яңадан ачарга чакырабыз. Күргәзмә һәм экскурсия көтелмәгән тарихи фактлар белән таныштырачак. Катнашучылар урам исемнәрендә мәңгеләшкән шәхесләр турында күбрәк белер, Восстание бистәсе тарихы белән танышыр. Экскурсияне тарихчы Гүзәл Гыйматдинова алып барачак», – дип хәбәр итә оештыручылар.
3 август 12:00 сәгатьтә экскурсияне кабатлап үткәрәчәкләр.
«Чиктә: Мәскәү һәм Киров районнары» күргәзмәсе ул – таныш ишегалларына, урамнарга башкача карау мөмкинлеге. Катнашу бушлай. Экскурсиядә катнашу өчен алдан теркәлү сорала.
- Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылучы «Күрше Фест» ишегалды вакыйгалары халык конкурсы кысаларында үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз