Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда машина йөртүче ике ир-атны бәрдергән һәм качкан авария мизгеле видеога эләккән
Казанда бер ир-ат һәлак булган коточкыч юл-транспорт һәлакәте мизгеле видеога эләккән. Анда машина йөртүче ике ир-атны бәрдерә, ә аннары качып китә. Видеоны шәһәр Дәүләт автоинспекциясе күрсәткән. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, җәяүлеләрнең берсе һәлак булган, икенчесен хастаханәгә алып киткәннәр.
Һәлакәт кичә төнлә Ольховая урамындагы 1б номерлы йорт каршында булган. Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, билгесез машина йөртүче Совет урамы буйлап, М-7 трассасы ягыннан барган. Бик зур тизлектә ул юл кырыенда басып торган ике ир-атны бәрдергщн. 32 яшьлек җәяүле урында ук үлгән. Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз