news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда машина йөртүче 11 яшьлек укучыны бәрдерә һәм авария урыныннан кача

Кичә 19.45 сәгатьтә Октябрь урамындагы 16 нчы йорт каршында Volkswagen Polo шоферы җәяүлене бәрдерә, шуннан соң авария урыныннан кача.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр ителгәнчә, 11 яшьлек җәяүле юлны светофорның кызыл сигналына чыккан. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң табиблар баланы өйдә караганнар, медицина учреждениесенә алып бармаганнар.

Соңрак автоинспекторлар җиңел автомобиль йөртүчесен тоткарлый алганнар. Машина йөртүче гаепле булуын тулысынча таный, административ җаваплылыкка тартыла. Юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен ир-атка 1,5 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кулга алу яный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100