news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда машина йөртү таныклыгын алыштыру 8 мең сумга төшәчәк

Казанда машина йөртү таныклыгын алыштыру 8 мең сумга төшәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда яшәүчегә В категорияле машина йөртү таныклыгын алыштыру 8 мең сумга төшәчәк. Моңа «Татар-информ» хәбәрчесе дә инанды.

Исегезгә төшерәбез, машина йөртүчеләр һәр 10 ел саен хокукларын үзгәртергә тиеш. Моның өчен нарколог, психиатр, офтальмолог һәм терапевттан медицина тикшерүе узарга кирәк. Машина йөртү таныклыгын алыштыру процессын узу өчен медицина белешмәсе булу мәҗбүри.

Мәсәлән, наркологтан белешмә 1600 сумга төшәчәк, психиатрдан белешмә – 1000 сум. Аннары медицина белешмәсе үзе 1100 сум тора. ЮХИДИга хокукларны алыштыруга гариза биргәндә шулай ук дәүләт пошлинасы түләргә кирәк булачак, ул 4000 сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot