Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда машина эчендә бикләнеп калган баланы коткарганнар
Казан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина эчендә бикләнеп калган баланы коткарган.
Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 25 майда иртәнге 9:20 сәгатьтә патрульдә булган Юл-патруль хезмәте экипажына Аккош күле янында чит ил маркалы машина салонында бер яшьлек бала бикләнеп калу турында хәбәр килгән. Инспекторлар шундук урынга килеп җиткән. Ачыкланганча, сабыйның әнисе баланың арбасын чыгару өчен машинадан төшкән, шул вакытта көчле җил искән һәм машина ишеге ябылган, хатын-кызның ачкычлары һәм кесә телефоны кечкенә бала белән бергә салон эчендә калган.
Бикле машинада калу баланың сәламәтлеге өчен куркыныч булу сәбәпле, инспекторлар машинаны ватып ачарга карар кылган. Ишекне ачканнан соң, баланы әнисенә тапшырганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз