news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда машиналар куелган урында җылылык торбасы шартлавын видеога төшергәннәр

Узган төндә бу хәл Азинода Кайбицкая урамындагы йорт ишегалдында булган.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Казанда машиналар куелган урында җылылык торбасы шартлавын видеога төшергәннәр. Бу хакта социаль челтәрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Узган төндә бу хәл Азинода Кайбицкая урамындагы йорт ишегалдында булган.

Кадрларда кайнар су торбасы шартлаган урында җирле кешеләрнең машиналары куелганлыгы күренә.

Бу хәл тулырак ачыкланачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot