Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда машина йөртү таныклыгы алынган йөртүче гаебе белән килеп чыккан һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән
Ике кеше хастаханәгә озатылган
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Кичә кич Казанның Васильченко урамында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелгән, тагын ике кеше хастаханәгә озатылган.
ТР ЮХИДИ пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, Daewoo Nexia автомобиле белән идарә итүче 31 яшьлек ир-ат Васильченко урамы буенча Рәхимов урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә иминлек тизлеген сайламаган, кырыйдан каршы килүче BMW-530IA автомобиленә кадәр җитәрлек ара калдырмаган һәм бәрелешкән. Аннары ул машинасы белән идарә итә алмыйча каршы як полосага чыккан һәм 25 яшьлек ир-ат идарәсендәге “ВАЗ 2114” автомбиле белән бәрелешкән.
Daewoo автомобиленең йөртүчесе һәм ике пассажиры алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында үлгән. “Ундүртенче” автомобиль йөртүчесе һәм Daewoo ның 40 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.
ТР ЮХИДИ пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, узган ел Daewoo йөртүчесе юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 23 тапкыр, тизлеген арттырган өчен 19 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепле йөртүче исерек килеш руль артына утырган өчен машина йөртү таныклыгыннан азат ителгән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз