news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда машина йөртүчеләргә һәм кондукторларга хезмәт хакы түләү системасын үзгәртәчәкләр

Җәмәгать транспорты хезмәткәрләренә хезмәт хакы план үтәлеше һәм пассажирлар санына карап түләнеләчәк.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанда Машина йөртүчеләр һәм кондукторлар хезмәте өчен түләү системасын үзгәртәчәкләрю Бу хакта TatCenter Порталында Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты җитәкчесе Айдар Габделхаковка сылтама белән хәбәр ителә.

Җәмәгать транспорты хезмәткәрләренә хезмәт хакы план үтәлеше һәм пассажирлар санына карап түләнеләчәк. Шулай ук рейсларның расписание буенча йөрүе дә исәпләнәчәк.

Әлеге тәкъдимне Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин хуплады. Аның сүзләренә караганда, машина йөртүчеләрнең хезмәт хакын исәпләү системасын үзгәртү генә Казан юлларында җәмәгать транспорты белән хәлне төзәтергә сәләтле түгел, комплекслы чаралар кирәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot