news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда машина йөртүче, светофорның кызыл утына чыгып, велосипедчыны бәрдергән

Юл һәлакәте кичә иртән Гадел Кутуй урамындагы 2нче йорт каршында булган.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Тойота» автомобиле шоферы, светофорның кызыл утына чыгып, велосипедчыны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте 28 июльдә иртән Гадел Кутуй урамындагы 2нче йорт каршында булган. Башлангыч мәгълүматлардан күренгәнчә, «Тойота» автомобиле светофорның кызыл утына чыккан һәм 49 яшьлек велосипедчыны таптаткан.

Нәтиҗәдә, ир-атның аягы җәрәхәтләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot