news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда машина йөртүче руль артында үлгән

Аның автомобиле биш машинаны бәрдергән.

Казанда машина йөртүче руль артында үлгән
Равил Мукменов

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген 13.40 сәгатьтә Казанда Гагарин урамында алты машина катнашында күмәк юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Шаһитлар сүзләренчә, Haval йөртүчесенең руль артында хәле начарланган һәм аның автомобиле юлда боргаланып йөри башлаган. Аннары машина «ГАЗель», BMW X5, KIA, Volkswagen һәм «УАЗ» машиналарына бәрелгән.

Бу юл-транспорт һәлакәтенең видеосы чыкты. Анда Haval автомобиленең зур тизлек белән сулга борылырга җыенган машинага бәрелүе күренә. 

Якынча мәгълүматлар буенча, Haval машинасының йөртүчесе юл-транспорт һәлакәтенә кадәр үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot