news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда машина йөртүче хатын-кыз пенсионерны бәрдергән

Һәлакәт Казанның Совет районында Гвардия урамында булган.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Кичә иртән Гвардия урамында 9нчы модель "Лада" автомобиле белән идарә итүче 38 яшьлек хатын-кыз борылганда куркынычсызлык тизлеген сайламаган һәм тротуарда 56 яшьлек хатын-кызны бәрдергән, аннары-электр баганасына барып кергән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында җәяүле хатын-кыз төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Узган тәүлектә Казанда 189 юл-транспорт һәлакәте булган, дүртесендә зыян күрүчеләр бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100