news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Машина төзелеше. Металл эшкәртү” дигән күргәзмә ачылды
Марат Галиев: “Татарстанда машина төзелеше сыйфат ягыннан яңартуга мохтаҗ”
Скопировать ссылку
(Казан, 8 декабрь, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Бүген Казанда “Казан ярминкәсе” ААҖ бинасында “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” дигән IX Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә, «TechnoСварка» һәм “Сәнәгать калдыклары һәм җиһазлар. Неликвидлар” дигән күргәзмәләр ачылды.
Күргәзмәләрне ачу тантанасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары вазифаларын башкаручы Владимир Соловьев, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, Россия металл коючылар ассоциациясе президенты Иван Дибров, ТР Сәүдә–сәнәгать палатасының идарә рәисе Шамил Агиев, “Татарстанның стандартлаштыру, метрология һәм сертификатлаштыру үзәге” федераль дәүләт учреждениесе директоры Валерий Гогин һәм башкалар катнашты.
Владимир Соловьев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, күргәзмәләрнең сыйфаты һәм потенциалы ел саен арта барачак. “Мин әлеге күргәзмәләрдә үз партнерларыгызны табарсыз дип өметләнәм, чөнки сезнең тәкъдимнәрегез югары нәтиҗә бирүче производствоның состав өлеше булып тора. Яңа очрашулар, яңа партнерлар һәм безнең сәнәгать предприятиеләрендә яңа проектларны гамәлгә ашыру күргәзмәләрнең төп нәтиҗәсе булачак”, – диде Владимир Соловьев, күргәзмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Иван Дибров билгеләп үткәнчә, “Машина төзелеше. Металл эшкәртү” күргәзмәсендә бөтен машина төзелеше комплексы тәкъдим ителгән. “Биредә барыгыз да файдалы мәгълүмат алырсыз дип өметләнәм. Мондый чаралар шунысы белән мөһим, сез биредә яңа клиентлар таба, шундый ук продукция җитештерүче үз конкурентларыгыз белән таныша аласыз. Күргәзмә нәтиҗәләре буенча килешүләр төзеләчәк. Бу чара барысы өчен дә файдалы булачак”, – дип ассызыклады ул.
Марат Галиев хәбәр иткәнчә, металл эшкәртү һәм машина төзелеше тармагында сизелерлек алга китеш күзәтелә. “Металл эшкәртүнең барлык өлкәләрендә яңа технологияләр кулланыла. Татарстанның машина төзелеше тармагы сыйфат ягыннан яңартуга мохтаҗ. Әлеге күргәзмә безнең төп фондларны яңартуда яңа импульс бирер дип өметләнәм”, – диде ул.
Шамил Агиев ассызыклап үткәнчә, мондый күргәзмәләргә техник югары уку йортларында белем алучы студентларны мөмкин кадәр күбрәк чакырырга кирәк. Биредә алар тәкъдим ителгән техника үрнәкләре белән таныша ала.
Күргәзмәләрнең эшендә Россия Федерациясенең 17 шәһәреннән, Беларусь Республикасыннан 78 компания, шулай ук Германия, Испания, Италия, Нидерланд, АКШ, Тайвань, Төркия, Финляндия, Чехия һәм Япония компанияләре вәкилләре катнаша. Күргәзмәдә катнашучылар машина төзелеше, металл эшкәртү һәм эретеп ябыштыру өлкәсендә яңа җиһазлар һәм алдынгы технологияләр тәкъдим итә. Чараны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан мэриясе һәм “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге оештыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2