Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда машина сатучы өч җинаятьче хөкем ителәчәк
Ел дәвамында ике ир-ат һәм бер хатын-кыз сатып алучыларны машиналарын арзан хакка чит ил машинасына алыштырабыз, дип, алдап йөрткән.
(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Казанда машина сату өлкәсендәге өч җинаятьче хөкем ителәчәк. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре 2014тән 2015 елга кадәр Җиңү проспектында урнашкан Казан автосалоннарының берсендә клиентларын системалы рәвештә алдап килгәннәр. Эшләү системасы автоматлаштырылган. Кибет җитәкчелеге үз сатып алучыларына чит ил машинасын базар бәясеннән сатып алырга тәкъдим иткән. Шул ук вакытта автомобиль сатып алуга уңайлы шартлар тудырганнар: бер өлешен акчалата, калганын "трейд-ин” программасы буенча түләргә тәкъдим иткәннәр.
Сатып алучыларның машиналарын алып, автосалон хуҗалары аларны тиз генә килешүдә күрсәтелгән бәядән арзанга сатканнар. Ә вәгъдә ителгән яңа автомобиль бөтенләй бирелмәгән.
Салон директоры урынбасарлары элек хөкем ителгән ике ир-ат булган. Ә хуҗасы – танышлары булган хатын-кыз һәм предприятиене аның исеменә рәсмиләштергәннәр.
Автосалон клиентларына тугыз миллионнан артык зыян китергән. Җинаять эше “Мошенниклык” маддәсе буенча алданган клиентлар гаризасы нигезендә ачылган. Ир-атларның икесе дә тоткарланып, сак астына алынган.
Җинаять эшен якын арада Казанның Вахитов районы суды караячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз