news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда машинаңны калдырып, бушлай велосипедта җилдерергә була

Конфедерацияләр кубогы вакытында стадион янында велосипед урыннары булдыруны оештыручылар хәл итә һәм ул объект хуҗалары җаваплылыгында, диелде.

Казанда машинаңны калдырып, бушлай велосипедта җилдерергә була
Султан Исхаков
(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 17 июнь – 2 июль көннәрендә Россиянең дүрт шәһәре – Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанда футбол буенча Конфедерация кубогы матчлары уза. Турнир вакытында транспорт хезмәте эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе вакытында велосипед кую урыннары хакында да сүз булды. Матбугат конференциясе “Татар-информ” агентлыгында уздырылды.
 
“Стадион янында велосипед кую урынын булдыру эше оештыручылардан тора. Шәһәрдә велопарковкалар объектлар җаваплылыгында. Кибет янында икән – кибет, спорт объекты янәшәсендә икән алар җаваплылыгында була. Ә шәһәрнең Энергоуниверситет муниципаль парковкасында автомобильне калдырып, бушка арендага велосипед алып тору мөмкинлеге бар. Моның өчен 50 велосипед каралган”, – дип белдерде Казан шәһәре Башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов.
 
Исегезгә төшерәбез, Конфедерацияләр кубогы вакытында кулында футбол матчына билет яисә тамашачы паспорты булганнар шул көндә чикләнмәгән күләмдә җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак. Бушлай йөрү автобус, метро, трамвай, троллейбус һәм аэропорттан йөрүче электричкага да каралган. Пассажир ташучы компанияләр чыгымын каплау өчен республика бюджетыннан 2017 елда 35 миллион сум акча бүленә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100