news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мас-рестлинг буенча VIII Дөнья чемпионаты узачак

Татарстан башкаласы чираттагы зур спорт чарасын кабул итәргә әзерләнә. 28 һәм 29 ноябрь көннәрендә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда мас-рестлинг буенча VIII Дөнья чемпионаты уздырыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якут халкының традицион таяк тарту ярышына 50 илдән иң көчле ир-атлар һәм хатын-кызлар җыела. Спортчылар ике көн дәвамында дөнья чемпионы исеме өчен көч сынашачак.

Ярышларны рәсми ачу тантанасы 28 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә башлана. Бу зур чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунакларның катнашуы көтелә.

Иң кискен һәм мавыктыргыч мизгелләрне – финал очрашуларын тамашачылар 28 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә, 29 ноябрьдә 14:00 һәм 18:50 сәгатьләрдә карый алачак.

Татарстанның Спорт министрлыгы хәбәр итүенчә, барлык ярышларга һәм ачылыш тантанасына керү бушлай. Теләге булган һәркем көрәш сараена килеп, спортчыларга җан атып һәм көч биреп тора ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot