news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда март башыннан тугызынчы температура рекорды яңартылды

Казанда март башыннан тугызынчы температура рекорды яңартылды
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Март башыннан Татарстан башкаласында тугызынчы температура рекорды яңартылды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Кичә, 25 мартта, «Казан» метеостанциясендә термометр баганалары +11,3 градуска кадәр күтәрелде.

ТР башкаласында язның беренче аеның 25 нче числосы өчен һава температурасының алдагы абсолют максимумы бер ел элек, 2025 елда, шул ук «Казан» метеостанциясендә һәм «Казан-Сокол» авиация метеостанциясендә теркәлгән булган. Алар +10,4 һәм +10,8 градус тәшкил итте.

13, 14, 15, 16, 17, 18 һәм 23 мартта да Казанда 2020, 2025, 2020, кабат 2020, 2015 елгы температура рекордлары яңартылды. Шуның белән бергә моңа кадәр, 10 мартта, 1908 елның температура антирекорды яңартылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot