news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда март башыннан бишенче температура рекорды куелды

Казанда март башыннан бишенче температура рекорды куелды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан башкаласында март башыннан бирле бишенче тапкыр температура рекорды куелды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Кичә, 2025 елның 25 мартында, «Казан» метеостанциясендә термометр баганалары +10,4 градуска, ә «Казан-Сокол» авиация метеостанциясендә +10,8 градуска кадәр күтәрелде.

25 март өчен һава температурасының алдагы абсолют максимумы Казанда 2023 елда «Казан-Сокол» метеостанциясендә теркәлгән – ул вакытта ул +10,2 градуска җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100