Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда март башыннан дүртенче температура рекорды куелган
Бу көннең моннан алдагы абсолют максимумы 2016 елда теркәлгән булган – ул чагында Казан метеостанциясендә +7,5 градус күрсәткән, дип искәртә синоптиклар.
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Казанда март башыннан алып инде дүртенче температура рекорды куелган. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә, 11 мартта, «Казань-опорная» метеостанциясендә термометрның терекөмеш баганасы +9, Казан-Аэропорт авиация метеостанциясендә +7,4, Казань-Сокол авиация метеостанциясендә +9,3 градуска кадәр күтәрелгән.
Бу көннең моннан алдагы абсолют максимумы 2016 елда теркәлгән булган — ул чагында Казан метеостанциясендә +7,5 градус күрсәткән, дип искәртә синоптиклар.
Шул рәвешле, 2020 ел башыннан Казанда температура рекордлары инде унөченче тапкыр куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз