Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда март аенда яңа йортлардагы фатирлар Мәскәүдәгегә караганда ныграк кыйммәтләнгән

Казанда 2025 елның мартында яңа йортлардагы фатирлар 2,9 процентка, яки квадрат метры 232,7 мең сумга кадәр кыйммәтләнгән. Чагыштыру өчен: Мәскәүдә мондый фатирларның бәясе 2,8 процентка, яки квадрат метры 410,3 мең сумга кадәр арткан, диелә «Мир квартир» порталы аналитикасында.
Яңа йортларда фатирның бер квадрат метры Грозныйда (+9,4 процент), Мурманскида (+9,1 процент), Махачкалада (+7,9 процент), Магнитогорскида (+6,9 процент) һәм Оренбургта (+4,7 процент) аеруча нык кыйммәтләнгән. Бәяләрнең иң зур кимүе Липецкида (-2 процент), Владикавказда (-1,5 процент), Читада (-1,4 процент) һәм Ставропольдә (-1,3 процент) теркәлгән.
Мәскәү өлкәсендә март аенда яңа йортлардагы фатирның квадрат метры 0,6 процентка, ягъни 197,9 мең сумга кадәр кыйммәтләнгән, ә Санкт-Петербургта 1,2 процентка, ягъни 257,6 мең сумга кадәр арзанайган.
Март аенда Россиядә яңа йортлардагы фатирның квадрат метры уртача 1,4 процентка, яки 145 мең сумга кадәр арткан.
Югарыда телгә алынган порталның генераль директоры Павел Луценко билгеләп үткәнчә, ипотека әлегә үтемле түгел, әмма аның буенча процентлар бераз кими башлады.
«Бәлки төзүчеләр финанс чаралары хуҗаларының банк депозитларыннан өметен өзүен һәм аларны кабат сату офисларына илтүен көтәдер. Девелопер компанияләре тәкъдим итә торган кичектереп түләүдән файдаланучыларга өмет зуррак, - аны сатып алучылар теләбрәк куллана», – дип фаразлады эксперт.
Ул билгеләп үткәнчә, узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда ихтыяҗ бик түбән булса да - ул вакытта ташламалы ипотека программасы гамәлдә иде - фатирлар барыбер сатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз