Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда маршрут буенча бара торган трамвайга ут капкан
Янгын мәйданы 0,5 квадрат метрны тәшкил иткән, зыян күрүчеләр юк.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда хәрәкәт вакытында трамвайга ут капкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Кичә 18:05 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Җиңү проспектында «Тектоник» тукталышы тирәсендә трамвай януы турында хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләр утны биш минут эчендә сүндергән. Янгын мәйданы 0,5 квадрат метрны тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз