news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда – Мария театры йолдызлары

10 декабрьдә “Филармониада” II Халыкара музыка сәнгате фестивале кысаларында ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестрының “Мария театры йолдызлыгында” дип исемләнгән концерты узачак

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). 10 декабрьдә “Филармониада” II Халыкара музыка сәнгате фестивале кысаларында ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестрының “Мария театры йолдызлыгында” дип исемләнгән концерты узачак.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә күрә, музыка кичәсендә Санкт-Петербургның Мария театры солистлары, халыкара конкурслар лауреатлары – Даниил Штода, Елена Цветкова һәм филармония башкаручысы, ТР халык артисткасы Резеда Галимова чыгыш ясаячак. Җырчылар тамашачыга классик һәм совет композиторлары җырларын бүләк итәчәк.
Казанга кунакка килгән җырчы Даниил Штода – Төньяк Осетия-Алания Республикасының халык артисты, бүгенге көндә Санкт-Петербургның Мария театры йолдызы. Аның исеме Россиядә генә түгел, Америкада һәм Аурупа илләрендә дә яхшы таныш. Җырчы бөтен дөньяга 2000 елда Лос-Анджелес шәһәрендә яшь җырчылар бәйгесе лауреаты булгач таныла. 2003 елда Штода «Ковент Гарден» исемле Патша опера театрында баш партияләрне башкара. Бүген Штода репертуарында уннан артык тенор партия санала.
Башкалабызда узачак концертта Даниил Штода ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестрына кушылып җырлаячак. Оркестр белән Россиянең халык артисты, профессор Анатолий Шутиков дирижерлык итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100