news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Мария кызлар гимназиясе тарихына багышланган кичә узачак

21 октябрьдә ТР Милли музеенда Казанда Мария гимназиясе ачылуга 150 ел тулуга багышланган “туган якны өйрәнү” кичәсе узачак

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). 21 октябрьдә ТР Милли музеенда Казанда Мария гимназиясе ачылуга 150 ел тулуга багышланган “туган якны өйрәнү” кичәсе узачак.
XIX гасыр ахыры – XX йөз башында Мария гимназиясе Казанда иң эре уку йортларының берсе булып саналган. Анда кызлар гына белем алган. Әйтергә кирәк, гимназия Идел һәм Урал буенда кызларны укыту системасының формалашуында зур роль уйнаган.
Казанда узачак очрашуда Мария гимназиясенең традицияләре, уку процессын оештыру үзенчәлекләре, кызлар тормышы хакында мәгълүмат бирә торган сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим ителәчәк. “Туган якны өйрәнү” кичәсе Казан дәүләт университеты каршындагы Николай Лобачевский исемендәге лицей белән берлектә уздырыла. Мария кызлар гимназиясе бүген лицей урнашкан бинада эшләгән. Хәзер анда гимназия тарихы музеен ачарга ниятлиләр. 10 ноябрьдә музейның “Мария гимназиясеннән башлап Н.Лобачевский исемендәге лицей ачылышына кадәр” дип исемләнгән бүлеген ачу тантанасы үткәреләчәк. Әлеге мәгълүматны ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100