news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда Мария Киселеваның “Зазеркалье” шоу репетициясе тулы көченә бара

Спектакльнең Казан премьерасы 30 декабрьдә уза

 (Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 30 декабрьдә Спортның су төрләре сараенда “Зазеркалье” уникаль шоу-тамашасының Казан премьерасы уза. Хәзер Татарстан башкаласында шоу репетициясе тулы көченә бара. Өч тапкыр Олимпия чемпионы, идея авторы, продюсер, судагы спектакльнең сәнгать җитәкчесе Мария Киселева «Спорт FM Казань» радиосына белдергәнчә, репетицияләр һәм декорацияләрне монтажлау эшләре тулы көченә бара.
Мария Киселева билгеләп үткәнчә, шоуда 60 ка якын артист катнаша. Алар арасында Татарстан артистлары да бар, аерым алганда, хореографиядә казанлылар, синхрон йөзүдә Чаллы кызлары катнаша. “Без үз спектаклебезне тәкъдим иткән төбәк яки шәһәр артистларын да җәлеп итәргә тырышабыз. Бу безнең һәм спортның су төрләрен үстерүче шәһәр өчен дә мөһим, шулай ук якташлары катнашуы тамашачылар өчен дә мөһим”, - дип билгеләп үтте Мария Киселева.
Казанлылар судагы шоуны 30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр карый ала. Шоу тамашачыларга уңай эмоция, шатлык һәм могҗизаны тою хисе һәм яңа ел кәефе бүләк итәчәк, дип ышана Мария Киселева.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100