news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мариларның «Семык» бәйрәме онлайн-марафон рәвешендә була

5 июльдә «Бергә биибез» бию челленджы, мари фольклор коллективлары концерты, «Әдәби Семык» төбәкара акциясе, «Чоным почын мурена» проектында катнашучы яшьләр концерты һәм башкалар оештырыла.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). «Семык» мари мәдәнияте традицион бәйрәме Казанда 5 июньдә узачак. Быел эпидемиологик хәл аркасында барлык чаралар да онлайн-форматта оештырылачак. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күп сәгатьлек марафон программасында — «Бергә биибез» бию челленджы, мари фольклор коллективлары концерты, «Әдәби Семык» төбәкара акциясе, «Чоным почын мурена» проектында катнашучы яшьләр концерты, шулай ук кунаклар һәм проектта катнашучыларның видео-котлаулары.

Чаралар трансляциясе Tatfolk Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге, «Семык 2020 Менделеевск» YouTube-каналларында, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты порталында, шулай ук башка ресурсларда узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot