news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мари халкының "Шорык йол" бәйрәме узачак

Казанда мари халкының "Шорык йол" бәйрәме узачак

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Дания Моисеева). Киләсе якшәмбедә Казан шәһәрендә яшәүче марилар Мари милли-мәдәни мохтәриятенең чираттагы җыелышында мари халкының «Шорык йол» дигән Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтәргә җыена. Анда мари җырлары яңгыраячак, күңелле биюләр һәм уеннар оештырылачак.

Мәгълүм булганча, Татарстанда 30 меңнән артык мари халкы яши, шуларның 3 меңнән артыгы — Казанда. Казандагы Мари милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Анатолий Терентьев әйтүенчә, мари милли үзәкләре Яр Чаллы һәм Актаныш шәһәрләрендә, шулай ук Мамадыш, Кукмара һәм Арча районнарында да бар. Киләчәктә шул үзәкләр җыелышып, республика мари милли мохтәриятен төзергә тиеш.

Казан шәһәре марилары исә һәр якшәмбе Авиатөзелеш районындагы 54нче мәктәптә җыела. Анда төрле очрашулар, сөйләшүләр һәм бәйрәмнәр уздырыла. Узган ел ахырында биредә мари телендә Чыршы бәйрәме дә үткәрелгән. Анда бу районның Мәгариф бүлеге рәисенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Наил Зәйнуллин да катнашкан. Ә декабрь аенда Йошкар-Оладан килгән Бөтенмари шурасы оньжасы (рәисе) Владимир Козлов белән очрашу булган. Биредә Мари Эл Республикасының Волжски районында яшәп иҗат итүче язучы Мария Ушакова һәм шагыйрә Елена Логинова да кунак булып киткән. Киләсе елда мари кардәшләр, республикабызда яшәүче башка милләтләр белән бергә, башкалабызның 1000 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 60 еллыгына әзерләнәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100